Баулы шәһәрендә яшәүче Гарифуллина Магфирә Шияп кызына 100 яшь тулды

2014 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

Баулы шәһәрендә яшәүче Гарифуллина Магфирә Шияп кызына 100 яшь тулды. Хезмәт ветераны  күп еллар авыл хуҗалыгында эшләп лаеклы ялга киткән, хезмәт уңышлары өчен медальләр белән бүләкләнгән.

Бу зур юбилейны Магфирә әби 9 баласы, 20 оныгы, 27 оныкчыгы һәм 7 оныгының оныгы белән каршылады.

Баулы район Башлыгы Альберт Хабибуллин юбилярны җылы котлап Россия   Президенты  В.В.Путинның котлау открыткасын һәм бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International