ЯҢАЛЫКЛАР


22
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
20 сентябрь көнне Баулы ГХАТ бүлегендә Хасанов Илдус Тимерхан улы белән Наисә Өлфәт кызының бергә гомер итүләренә 25 ел тулуга багышланган көмеш туй юбилее узды. Хасановлар бик бәхетле гаилә -бәхетлеләр бер-берсен табулары белән, бәхетлеләр  мәхәббәт җимешләре  - үрнәк булырлык бала -   Алмаз  белән, бәхетлеләр әти-әниләренең хәер-фатихасын алып кавышып бүгенге көндә аларның пар канатларын тоеп яшәүләре белән.  Илдус белән Наисәнең гаилә бәйрәмнәренең иң күркәм кунаклары – 51 ел гомер юлын бергә үтеп тигез гомер итүче әти-әниләре булды.
Актаныш муниципаль районында атна саен спорт ярышларын үткәрү матур гадәткә керде. Бу атнаның якшәмбе көнендә йөгерү буенча гөрләп  ярыш үтте. Ярышта балалар бакчаларыннан башлап - бөтен мәктәпләр, укытучылар, оешма җитәкчеләре, район Башкарма комитетының бүлек мөдирләре, хезмәткәрләре актив катнашты. Район ЗАГС бүлеге  дә ярышның алгы сафында булды.
20 сентябрьдә Апасның  үзәк стадионы чын бәйрәм төсен алды. Биредә “Милләтләр кроссы-2014” ярышлары узды. Спорт сөюче гаиләләр, хезмәт коллективлары, балалар, яшьләр, өлкәннәр спорт бәйрәменә җыелды. Башка еллардан аермалы буларак, быел ярышны нәниләр башлап җибәрде. Төрле балалар бакчаларыннан килгән кечкенә спорт сөючеләр бар көчләренә җиңү өчен тырыштылар. Араларында бик җитезләре дә бар иде. Ярышның иң кечкенә катнашучылары Свияжскийның “Ләйсән” балалар бакчасыннан килгән 3 яшьлек Камилә Сибгатуллина һәм “Кояшкай” бакчасыннан 5 яшьлек Эльнара Ибәтуллина иделәр. Өлкәннәр старт алгач, стадион тагын да җанланды. Ветеран спортчыларга һәркем җиңү теләп, көч биреп торды. Ярышка мәктәп командалары да бик теләп килде. “Милләтләр кроссы” барышында теләгән һәркемгә хезмәткә һәм оборонага әзерлек нормативларын тапшырып карау өчен дә мөмкинлекләр бар иде.

22 нче сентябрьдә Түбән Кама 48 еллыгын билгеләп үтте.Шәһәр туган көне  алдыннан Карпов, Бондарев һәм Косарев гаиләләрендә шатлыклы вакыйгалар  булды – аларның балалары туды. 23 нче сентябрь  көнне Түбән Кама ГХАТ идарәсендә бу балаларга исем кушу тантанасы үтте. Карповларның улларына Иван, Андрей белән Арина Бондаревларның кызларына Анна, Косаревлар гаиләсендәге беренче балаларына Матвей исеме кушылды. Кечкенә нәниләрне Россия Федерациясе гражданнары  дип игълан ителгән мизгелдә, аларның әти-әниләренең, әби-бабайларының күзләрендә хәтта яшьләр чагылды. Шушы көннән бәбиләр өчен  матур традицияләргә бай Түбән Кама шәһәре кече Ватанга әйләнде.  “Түбән Камада туган” истәлек таныклыгы  ата-аналарга балалары шәһәребезнең матур эшләрен дәвам итәрләр дигән теләк белән тапшырылды.  

Түбән Кама ГХАТ идарәсе белгечләре шәһәрнең яңа туган гражданнарына сәламәтлек, бәхет һәм шатлык тулы тыныч балачак теләделәр.

1914 нче елның 22 сентяберендә Сарман районы  Кәүҗияк авылында туып, хәзерге вакытта Янурыс авылында яшәүче тыл ветераны Гөлсем апа Гомәрова үзенең 100-еллык юбилеен билгеләп үтте. Гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Гөлсем апаның сабырлыгына, рухи көчлелегенә сокланмыйча мөмкин түгел. Сугыш ветераны Сәхипҗан абый белән 3 бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге көндә Гөлсем апа килене Насиха, өч оныгы, ике оныкчыгы тәрбиясен һәм хөрмәтен тоеп яши.

Аны бер гасырлык  гомер бәйрәме белән котларга район һәм авыл җирлеге җитәкчелеге, туганнары, укучылары һәм авылдашлары  җыелган иде.  Гөлсем апага  Россия һәм Татарстан Президентларының котлау хаты, бүләкләр тапшырылды, теләкләр теләнелде. Янурыс мәктәбе укучылары аны матур җырлары, шигырьләре белән сөендерделәр.

Гөлсем апага саулык, якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп яшәвен телибез.

Киңәшмәдә Буа районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Хәкимова Г.М. 2014 елның  8 ай нәтиҗәләре белән таныштырды.  Очрашуда шулай ук үлү очракларының вакытында теркәлүе, федераль субвенция акчаларын вакытында куллану, электрон архивны кул язмалары белән тәңгәл китерү бурычлары куелды.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Розалия Сафина тантанага килгән әниләрне чын күңелдән бу вакыйга белән котлап, аларга гаилә бәхете, озын, матур тормыш, түземлелек, һәм балаларының мәрхәмәтле Россия граҗданнары  булып үсүен теләде.

      Пенсия фонды җитәкчесе Әлфия Фәиз кызы Дәүләтшина бәхетле аналарга ана капиталы сертификатын тапшырды һәм аны ничек, нинди шартларда кулланылуын аңлатты, бүләкләрен тапшырды. Бу тантанага килгән  башкарма комитеты җитәчеләре дә әниләрне котлады.

   Озын һәм бәхетле гомер кичерү – ул һәркемнең зур хыялы. Элек-электән галимнәр кешенең озак яшәү серләрен белергә теләгәннәр.

    Үзләренең озак яшәү серләре “рецептлары” белән бүген безне райондашларыбыз: Тәтеш шәһәрендә яшәп 21 нче ноябрьдә 103 яшен тутыручы Матрена Кирилловна Тихонова,  Богдашкино авылында 101 яшен 7 нче ноябрьдә билгеләп үтәргә җыенучы Анна Павловна Татаркиналар таныштырачаклар.

    Анна әбинең озак яшәү сере – ул эчмәскә, тартмаска, кешеләр турында начар сөйләмәскә һәм күп эшләргә.Ул бу “рецептыннан” бүгенге көндә дә файдалана. Бүгенгесе көндә дә Анна әбине өе янында казлар саклаганын, бакчада чүп утаганын күререгә була.

    Ә менә Матрена Кирилловна озак яшәү сере дип ышанып көтү һәм өмет итүне саный. Ул бу турыда  өлкәннәр көне уңаеннан кунакта булган ЗАГС эшчеләренә сөйләде. Аның балалары, онык һәм оныкчыклары бездән бик еракта урнашкан Эстониядә яшиләр һәм елга бер мәртәбә генә хәлен белеп китәләр. Ә бүген Матрена Кирилловна үз көнен үзе күрә. Улының дуслары Андриановлар гаиләсе Матрена Кирилловнаның хәлен һәрвакыт белеп торалар.Кирәк вакытта  хәлен белеп булышып торалар, кайнар пирогларыннан авыз иттерәләр.

     Саубуллашканда Матрена Кирилловна оптимистик шат күңел белән: “... Минем апам да 105 яшькә кадәр яшәгән, мин дә шул яшькә җитәрмен” диде. Шулай булсын, сиңа исәнлек һәм озан гомер телибез!

   Тәтеш муниципаль районында бүгенгесе көндә 141 кеше 90 яшьтән өлкәнрәкләр, шуларның 12се ир-атлар, ә 129 ы хатын-кызлар. 

Мөслим районында сәламәт яшәү рәвеше актив пропагандалана. Элек тротуарлар булмау җәяүлеләрнең авырткан урыны булса, хәзер исә Мөслим авылы урамнарында бар җирдә дә тротуарлар салынган. Район Башлыгы Р.Х.Муллиннан башлап, күп кенә район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре җәяү һәм велосипедта йөрүгә күчтеләр.

2014 елның 22 сентябрендә Мөслим районы ГХАТ бүлеге дә «Бөтендөнья автомобильсез йөрү көне» акциясендә бик зур теләк белән катнаштылар, һәм автомобиль транспорт кулланудан баш тартып, эшкә җәяү килделәр.

2014 нче елның 22 нче сентябрь көнне Түбән Каманың гади халкы һәм шәһәр җитәкчеләре “Автомобильсез көн” бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Дөньяның меңләгән шәһәрләрендә үткәрелә торган бу акциянең максаты- автомобильләрнең әйләнә-тирә мохиткә тискәре тәэсире турында искә төшерү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International