22 нче сентябрьдә Түбән Кама 48 еллыгын билгеләп үтте.Шәһәр туган көне алдыннан Карпов, Бондарев һәм Косарев гаиләләрендә шатлыклы вакыйгалар булды – аларның балалары туды. 23 нче сентябрь көнне Түбән Кама ГХАТ идарәсендә бу балаларга исем кушу тантанасы үтте. Карповларның улларына Иван, Андрей белән Арина Бондаревларның кызларына Анна, Косаревлар гаиләсендәге беренче балаларына Матвей исеме кушылды. Кечкенә нәниләрне Россия Федерациясе гражданнары дип игълан ителгән мизгелдә, аларның әти-әниләренең, әби-бабайларының күзләрендә хәтта яшьләр чагылды. Шушы көннән бәбиләр өчен матур традицияләргә бай Түбән Кама шәһәре кече Ватанга әйләнде. “Түбән Камада туган” истәлек таныклыгы ата-аналарга балалары шәһәребезнең матур эшләрен дәвам итәрләр дигән теләк белән тапшырылды.
Түбән Кама ГХАТ идарәсе белгечләре шәһәрнең яңа туган гражданнарына сәламәтлек, бәхет һәм шатлык тулы тыныч балачак теләделәр.