22 сентябрдә Әлки районы пенсия фонды бүлегендә тантаналы рәвештә ана капиталы сертификаты тапшырылды

2014 елның 22 сентябре, дүшәмбе

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Розалия Сафина тантанага килгән әниләрне чын күңелдән бу вакыйга белән котлап, аларга гаилә бәхете, озын, матур тормыш, түземлелек, һәм балаларының мәрхәмәтле Россия граҗданнары  булып үсүен теләде.

      Пенсия фонды җитәкчесе Әлфия Фәиз кызы Дәүләтшина бәхетле аналарга ана капиталы сертификатын тапшырды һәм аны ничек, нинди шартларда кулланылуын аңлатты, бүләкләрен тапшырды. Бу тантанага килгән  башкарма комитеты җитәчеләре дә әниләрне котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International