24 сентябрь Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе “Югары Ослан урта белем бирү мәктәбе”нең 10-11 сыйныф укучылары белән очрашуы узды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова ГХАТ бүлегенең эшчәнлеге,бу елның 8 аенда теркәлгән статистика мәгълүматлары белән таныштырды, аларга никахлашу залын күрсәтте. Шулай ук бу залда бергә парлап озын гомер кичерүче парлар өчен тантаналы төстә чаралар үткәрелүе,ана капиталы сертификаты, 14 яшь тулган Россия гражданнарына тантаналы төстә паспорт тапшылулары турында сөйләде. Балалар архив белән таныштылар,анда йөз ел буе сакланган гражданлык актлары теркәлгән китапларны карадылар.Укучыларда аеруча гражданлык акты теркәлгән китаплар кызыксыну уятты,алар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.Очрашу азагында югары сыйныф укчылары ГХАТ бүлеге хезмәткәрләренә үзләренең бу очрашудан бик кызыклы һәм файдалы мәгълүматлар алуларын әйтеп аларга рәхмәтләрен җиткерделәр.
2014 елның 24 сентябрь Яр Чаллы шәһәренең “Энергетик” мәдәният йортында шәһәребезнең 48 гаиләсе өчен зур бәйрәм узды.
Ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасында Яр Чаллы шәһәре ГХАТ идарәсе башлагы Рәвилә Гыйльметдин кызы Зарипова катнашты. Яшь ата-аналарга бик күп матур җылы теләкләр әйтелде.
2014 елның 24 сентябрендә Буа муниципаль районының ГХАТ бүлегендә Ана капиталы сертификатлары тапшыру тантанасы булды. Буа муниципаль район башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Г.М. Хәкимова бәхетле ата-аналарга сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет теләде. Буа районы Пенсия идарәсе фонды җитәкчесе Р.Г.Залялов әниләргә сертификатларны тапшырып, аларның куллану тәртибен аңлатты.
Бөек Ватан сугышыннан Түбән Кама муниципаль районының Макаров авыл җирлеге буенча 93 кеше кайткан. Барысы да “Алар Җиңү белән кайттылар” дип аталган Хәтер китабына кертелгән. Ләкин вакыт мәрхәмәтсез – аларның күбесе инде якты дөнья белән хушлашкан.
Тантаналы рәвештә Макаров авыл җирлеге башлыгы Т.К.Ладнушкина беренче 35 Хәтер китабын фронтовикларның туганнарына тапшырды. Китапларны аларның балалары, онык һәм оныкчыклары алдылар.
Бүген бу авыл җирлегендә 200 дән артык пенсионерлар яши. Алар арасында ялгыз торучылар да бар. Бик тырыш, ягымлы һәм шәфкатьле социаль хезмәткәрләр А.П.Теребинова, Т.И.Симонова, И.Г.Серкова бу пенсионерларга һәрчак ярдәм итеп торалар. Югары Уратма мәктәбе укучылары да бу пенсионер-ветераннарга бик игътибарлы. Шулай итеп, буыннар бәйләнеше, Ватан тарихына лаеклы өлеш керткән якташларга ихтирам белән карау дәвам итә.
Киңәшмәдә Буа районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Хәкимова Г.М. 2014 елның 8 ай нәтиҗәләре белән таныштырды. Очрашуда шулай ук үлү очракларының вакытында теркәлүе, федераль субвенция акчаларын вакытында куллану, электрон архивны кул язмалары белән тәңгәл китерү бурычлары куелды.
Узыш башланганчы барлык катнашучыларны да Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Валерий Сергеевич Чершинцев котлады. Әлеге чаралар катнашучыларны үзенә елдан-ел күбрәк җыя һәм сәламәт тормыш алып барырга теләүчеләр саны арта, дип билгеләп үтте район Башлыгы.
Кросста шәһәрнең барлык оешмалары һәм предприятияләре катнашты. Районның муниципаль хезмәткәрләре кроссның башлап йөрүчеләре булды.
Кеше тормышында гомер буена истә калырлык,онытылмас һәм күңелдә җуелмас урын алырлык вакыйгалар әлләни күп булмыйлар. Әнә шул вакыйгаларның иң кадерле һәм истәлекле булганнарның берсе – яшьлек юлында очраган якын кешең белән кавышудыр...
Егерменче гасырның илле дүртенче елында армия сафларында хезмәт итеп кайткан Нургали Казан пороховой заводына эшкә урнаша. Нәкъ шул заводта чибәр,озын буйлы,зәңгәр күзле Нургали беренче күрүдән мөләем йөзле,үзенә гашыйк итәрлек чибәр Хәлимәгә күз сала. Яшьләр очраша башлыйлар. Бәхетле булу өчен хатын-кызга аның кадерен белә торган ир,ә ирләргә үзен ярата ,зурлый,олылый торган хатын кирәк. Сыңар канат белән кошлар да оча алмый. Әнә шуны вакытында дөрес аңлаган Нургали абый Хәлимәне үзенә гомерлек яр иткән.Алар күпме күз нурларын түгеп һәм күпме йокысыз төннәр үткәреп өч бала тәрбияләп,олы тормыш юлына чыгарганнар. Оныклары,оныкчыклары да дәү әти һәм дәү әни өчен өзелеп торалар. Бу тормыш агачының тамырлары сездә,хөрмәтле юбилярлар!
Бриллиант юбилярларга алдагы елларда да иминлек,ныклы сәламатлек,куаныч-шатлыклар теләп калабыз!
Күркәм гадәть буенча көз кеннәрендә муниципалҗ хезмәткәрләрнең спартакиадасы уза. Быел ул Саба муниципаль районының базасында узды. ГХАТ бүлегенең хезмәткәрләре дә үз көчләрен шахмат ярышында сынадылар.