Түбән Кама муниципаль районының Югары Уратма авылында фронтовикларның туганнарына Хәтер китаплары тапшырдылар

2014 елның 24 сентябре, чәршәмбе

Бөек Ватан сугышыннан Түбән Кама муниципаль районының  Макаров авыл җирлеге буенча 93 кеше кайткан. Барысы да “Алар Җиңү белән кайттылар” дип аталган Хәтер китабына кертелгән. Ләкин вакыт мәрхәмәтсез – аларның күбесе инде якты дөнья белән хушлашкан.

Тантаналы рәвештә Макаров авыл җирлеге башлыгы Т.К.Ладнушкина беренче 35 Хәтер китабын фронтовикларның туганнарына тапшырды.  Китапларны аларның балалары,  онык һәм оныкчыклары алдылар.

Бүген бу авыл җирлегендә 200 дән артык пенсионерлар яши. Алар арасында ялгыз торучылар да бар. Бик тырыш, ягымлы һәм шәфкатьле социаль  хезмәткәрләр А.П.Теребинова, Т.И.Симонова, И.Г.Серкова  бу пенсионерларга һәрчак ярдәм итеп торалар. Югары Уратма мәктәбе укучылары  да бу пенсионер-ветераннарга бик игътибарлы. Шулай итеп, буыннар бәйләнеше, Ватан тарихына лаеклы өлеш керткән якташларга ихтирам белән карау  дәвам итә. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International