Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе “Югары Ослан урта белем бирү мәктәбе” 10-11 сыйныф укучылары белән очрашу

2014 елның 24 сентябре, чәршәмбе

24 сентябрь Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе “Югары Ослан  урта  белем бирү мәктәбе”нең 10-11 сыйныф укучылары белән очрашуы узды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова   ГХАТ бүлегенең  эшчәнлеге,бу елның  8 аенда теркәлгән статистика мәгълүматлары белән таныштырды, аларга никахлашу залын күрсәтте. Шулай ук  бу залда бергә парлап озын гомер кичерүче парлар өчен тантаналы  төстә чаралар үткәрелүе,ана капиталы сертификаты, 14 яшь тулган Россия гражданнарына тантаналы төстә паспорт  тапшылулары турында сөйләде. Балалар архив белән таныштылар,анда йөз  ел буе сакланган  гражданлык актлары теркәлгән китапларны карадылар.Укучыларда аеруча  гражданлык акты теркәлгән китаплар кызыксыну уятты,алар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.Очрашу азагында югары сыйныф укчылары ГХАТ бүлеге хезмәткәрләренә үзләренең  бу очрашудан бик кызыклы һәм файдалы мәгълүматлар алуларын  әйтеп аларга  рәхмәтләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International