Чүпрәледә гаилә, сәламәтлек һәм спорт бәйрәме

2014 елның 22 сентябре, дүшәмбе

Бирегә районның иң актив һәм спортны үз итүче кешеләре килгән. Ә бит максат җиңү генә түгел, иң мөһиме фиништан стартка кадәр булган араны лаеклы үтеп, үз сәламәтлегеңне күрсәтү. Бөтен илне берләштергән спорт вакыйгасыннан без дә читтә кала алмыйбыз, мондый чаралар кешеләр, коллективлар арасында дустанә мөнәсәбәтләр тудыра,- диде ярышка килүчеләрне сәламләгәндә район башлыгы Александр Шадриков. –Гаҗәеп соклангыч матур аяз һава. Суык түгел, явым- төшем юк, мондый чараларны елга бер генә тапкыр үткәрү аз да сыман. Сәламәтлекне яшьтән үк сакларга кирәк. Спорт бәйрәмнәре яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә тарта.            

Йөгерү, чаңгыда йөрү, йөзү кебек спортның актив төрләре үзеңне формада тотарга ярдәм итә.- ди ярышта катнашучы 73 яшьлек хезмәт ветераны Мөнир Насретдинов. Үз яшьтәшләре арасында Татьяна Медведева, Мария Ефимова, Николай Мадюков, Мария Никифорова, Николай Хрисанов, Валерий Романов, Р. Вәлиуллин һәм Елена Нуртдинова җиңү яуладылар. Гомумән, призлы урыннарга лаек булучыларны район башлыгы Александр Шадриков Грамоталар белән бүләкләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International