2014 елның 23 сентябрь көнендә “Казан” Гаилә узәге Нургали Тимергали улы белән Хәлимә Шакир кызы Мөхетдиновларның 60 ел бергә тормыш итүен билгеләп үтте

2014 елның 23 сентябре, сишәмбе

    Кеше тормышында гомер буена истә калырлык,онытылмас һәм күңелдә җуелмас урын алырлык вакыйгалар әлләни күп булмыйлар. Әнә шул вакыйгаларның иң кадерле һәм истәлекле булганнарның берсе – яшьлек юлында очраган якын кешең белән кавышудыр...

  Егерменче гасырның илле дүртенче елында армия сафларында хезмәт итеп кайткан Нургали Казан пороховой  заводына эшкә урнаша. Нәкъ шул заводта чибәр,озын буйлы,зәңгәр күзле Нургали беренче күрүдән мөләем йөзле,үзенә гашыйк итәрлек чибәр Хәлимәгә күз сала. Яшьләр очраша башлыйлар. Бәхетле булу өчен хатын-кызга аның кадерен белә торган ир,ә ирләргә үзен ярата ,зурлый,олылый торган хатын кирәк. Сыңар канат белән кошлар да оча алмый. Әнә шуны вакытында дөрес аңлаган Нургали абый Хәлимәне үзенә гомерлек яр иткән.Алар күпме  күз нурларын түгеп һәм күпме йокысыз төннәр үткәреп өч бала тәрбияләп,олы тормыш юлына чыгарганнар. Оныклары,оныкчыклары  да дәү әти һәм дәү әни өчен өзелеп торалар. Бу тормыш агачының тамырлары сездә,хөрмәтле юбилярлар!

     Бриллиант юбилярларга алдагы елларда да  иминлек,ныклы        сәламатлек,куаныч-шатлыклар теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International