Озын һәм бәхетле гомер кичерү – ул һәркемнең зур хыялы. Элек-электән галимнәр кешенең озак яшәү серләрен белергә теләгәннәр.
Үзләренең озак яшәү серләре “рецептлары” белән бүген безне райондашларыбыз: Тәтеш шәһәрендә яшәп 21 нче ноябрьдә 103 яшен тутыручы Матрена Кирилловна Тихонова, Богдашкино авылында 101 яшен 7 нче ноябрьдә билгеләп үтәргә җыенучы Анна Павловна Татаркиналар таныштырачаклар.
Анна әбинең озак яшәү сере – ул эчмәскә, тартмаска, кешеләр турында начар сөйләмәскә һәм күп эшләргә.Ул бу “рецептыннан” бүгенге көндә дә файдалана. Бүгенгесе көндә дә Анна әбине өе янында казлар саклаганын, бакчада чүп утаганын күререгә була.
Ә менә Матрена Кирилловна озак яшәү сере дип ышанып көтү һәм өмет итүне саный. Ул бу турыда өлкәннәр көне уңаеннан кунакта булган ЗАГС эшчеләренә сөйләде. Аның балалары, онык һәм оныкчыклары бездән бик еракта урнашкан Эстониядә яшиләр һәм елга бер мәртәбә генә хәлен белеп китәләр. Ә бүген Матрена Кирилловна үз көнен үзе күрә. Улының дуслары Андриановлар гаиләсе Матрена Кирилловнаның хәлен һәрвакыт белеп торалар.Кирәк вакытта хәлен белеп булышып торалар, кайнар пирогларыннан авыз иттерәләр.
Саубуллашканда Матрена Кирилловна оптимистик шат күңел белән: “... Минем апам да 105 яшькә кадәр яшәгән, мин дә шул яшькә җитәрмен” диде. Шулай булсын, сиңа исәнлек һәм озан гомер телибез!
Тәтеш муниципаль районында бүгенгесе көндә 141 кеше 90 яшьтән өлкәнрәкләр, шуларның 12се ир-атлар, ә 129 ы хатын-кызлар.