2014 нче елның 22 нче сентябрь көнне Түбән Каманың гади халкы һәм шәһәр җитәкчеләре “Автомобильсез көн” бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Дөньяның меңләгән шәһәрләрендә үткәрелә торган бу акциянең максаты- автомобильләрнең әйләнә-тирә мохиткә тискәре тәэсире турында искә төшерү.
Җәяү йөрүне пропагандалауны Түбән Кама ГХАТ идарәсе белгечләре дә шатланып кабул иттеләр. Идарә җитәкчесе башка хезмәткәрләр белән бергә бу көнне эшкә җәяү килде. Күпләр бу көнне автомобильне экологик транспорт төре- велосипедка алмаштырдылар.
Түбән Кама ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре, барлык шәһәрдәшләребез кебек, көне буе чиста һава сүлау мөмкинчелеге, күңел көрлеге һәм энергия алдылар.