Сугыш һәм хезмәт ветеранына 105 яшь тулды

2014 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

     Шеланга авылында икенче гасыр гомер итүче искиткеч мәрхәмәтле,уңган Иван Алексей улына  105 яшь тулды.

Иван Алексей улы Филенев 1909 елда Шеланга авылында  балта остасы Алексей Филенев гаиләсендә дөньяга килә.1929 елда  әтисе белән агачтан бура бурап өй салып керәләр,хәзерге көндә дә Иван Алексей улы шушы өйдә яшәп ята. Фоторәсем өчен рамкалар,шүрлек, кием җиһазы шкафы,комод өйдәге барча җиһаз яхшы сыйфатлы итеп хуҗаның үз кулы белән ясалган.Иван Алексей улы Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм аның хезмәт стажы  ярты гасырдан артык. Күптән түгел генә әле  өйдәге барча эшне үзе башкарган:кыяр белән помидорны тозлаган,маринадлаган, җиләк-җимештән кайнатма кайнаткан, алма кагы ясаган. Кыскасы кулыннан килмәгән эше юк. Райондагы яңалыклар берән кызыксына,гәҗит-журналларны күзлексез укый. Бөек Ватан сугышында кайсы җирләрдә сугышканын,үзенең командирларының исемнәрен,фамилияләрен бик әйбәт хәтерли.

Сугыш һәм  хезмәт ветераны Иван Алексей улын туган көне белән котларга район һәм авыл җирлеге җитәкчеләре килделәр,аңа саулык,бәхет, күңел күтәренкелеге теләделәр, истәлеккә бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International