Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннуров Мансур Зиннур улының 90 яшьлек юбилее

2014 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

Мөслим районы “Мизгел” яшьләр үзегендә 18 нче сентябрь көнне Бөек Ватан сугышы ветераны, Дан ордены кавалеры Мансур Зиннур улы Зиннуровның 90 яшьлек юбилее уңаеннан тантаналы бәйрәм чарасы узды.

Район Башлыгы Рамил Муллин Мансур аганы 90 яшьлек юбилее белән котлап ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге теләде һәм юбилярга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хатын, район Башлыгының рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләкләрен тапшырды. Район ветераннар Советы рәисе Илгиз Низамов юбилярга Татарстан Республикасы ветераннар Советының Мактау грамотасын тапшырды.

Барлык килгән кунаклар, укучылары, якыннары һәм дуслары Мансур аганы 90 яшьлек юбилее белән котлап, үзләренең җылы теләкләрен һәм рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International