Мөслим районы Таш-елга авылында гомер итүче Тазиова Миннехава Бадретдин кызы үзенең 95 яшлек юбилеен билгеләп үтте

2014 елның 17 сентябре, чәршәмбе

Юбилярны гомер бәйрәме белән район Башлыгы Рамиль Муллин, район Советы аппараты җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов, район ветераннар Советы рәисе Илгиз Низамов, Крәш Шуран авыл җирлеге башлыгы Радик Сафиуллин һәм Крәш Шуран авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе Әбүзәр Гайнетдинов котладылар.

Юбилярга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хаты һәм күчтәнәчләр тапшырылды. Җыелган кунаклар Миннехава ханымга саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International