2014нче елның 16нчы сентябрендә камааланлылар Рөстәм һәм Әлфия Мукасовлар гаиләсендә өченче бала дөньяга килде. Әлеге вакыйганың бистәбез өчен дә әһәмияте зур, чөнки яңа туган Регина Мукасова – быел Кама Аланында туган 100нче сабый.
Мукасовлар – гап-гади гаилә. Әтиләре - Рөстәм Ядикәр улы – мәктәптә укытучы, әниләре – Әлфия Нәкыйп кызы – хуҗабикә, кызлары Алисә белән Алинәне тәрбияли. Ә менә яңа туган Регина Мукасовлар гаиләсен бистәбез елъязмасына кертеп калдырды.
23нче сентябрь көнне, тантаналы шартларда, сабыйның әти-әнисен Кама Аланы башлыгы урынбасары Татьяна Краснова әлеге вакыйга белән тәбрикләде һәм истәлекле бүләк, ә Кама Аланы муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ЗАГСының әйдәп баручы белгече Әлфия Хаппанова туу турында таныклык тапшырды.