Түбән Кама шәһәренә 48 яшь тулды

2014 елның 14 сентябре, якшәмбе

Узган атнаның якшәмбесендә Түбән Кама шәһәре үзенең 48 яшь тулган көнен билгеләп үтте. Әлеге уңайдан түбән камалылар һәм шәһәребез кунаклары өчен күп кенә кызыклы чаралар әзерләнгән иде. Тынычлык проспектында узган демонстрация үзе генә дә матурлыгы, оешканлыгы белән барлык кешене дә таң калдырды. Колонна башында шәһәребез төзелешенә килеп, аны үз куллары белән төзегән беренче юл салучылар, беренче төзүчеләр белән бергә Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы, Түбән кама шәһәре мэры Айдар Метшин да узды. “Түбән Кама Нефтехим”, “Татнефть-Нефтехим”, “Танеко” кебек эре предприятиеләр колонналарында узучылар саны үзләренең сан ягыннан күп булулары белән аерылып тордылар. Колоннаны тәмамлап, туйгача бизәлгән машиналардан 12 пар кияү белән кәләш төшеп, аларның янәшәсеннән атлап барган кечкенә кызларның кулларындагы күгәрченнәр һавага очып киткәч, барлык халык та сокланудан “аһ” итте. Мәхәббәт, тынычлык, аклык-сафлык, пакълек символы булган күгәрченнәрнең һәр канат кагуларыннан түбән камалыларга бәхет-шатлык, тигезлек, исәнлек-саулык сирпелде.

         Түбән камалыларны бәйрәм белән котларга Андрей Державин, Алена Тойминцева, «Мураками» группасы килгән иде. Түбән Каманың төнге күгендә чәчәк аткан салют бәйләмнәре көн дәвамында барган бәйрәм чараларына  үзенчәлекле нәтиҗә ясап, халыкның күңелен тагын күтәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International