Утырыш муниципаль дәрәҗәдәге икътисади парклар һәм икътисади мәйданчыклар булдыру һәм аларны үстерү мәсьәләләренә багышланган иде. Кунаклар яңа җитештерү линияләрен ачуда катнаштылар. Бүгенге көнгә 16 компания-резидент белән килешү төзелгән. Моңа кадәр өч җитештерү линиясе эшләсә, буген тагын дүртесе ачылды. Р.Н. Минниханов үз чыгышында – “Теләче” икътисади паркы проекты барлык районнар өчен үрнәк булырга тиеш” – дип билгеләп узды.
Уку елы дәвамында Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлеге белгечләре өлкән сыйныф укучылары белән очрашып “Яшь буынны гаилә тормышына әзерләү” дигән темага әңгәмә коралар. Очрашуларның максаты – яшьүсмерләрне гаилә һәм никах темасына кагылган законар һәм норматив актлар белән таныштыру, балалар тәрбияләүгә әзерлек, яшь гаиләдә конфликтларны кисәтү. 2014 елның 15 октябрендә ГХАТ бүлеге баш белгече Ландыш Ананьева Зәй шәһәре татар гимназиясе 10 сыйныф укучылары өчен “Гаилә дәресе” үткәрде. Укучылар әңгәмәдә актив катнашып, анкета сорауларына җавап бирделәр, электрон хезмәтләр белән таныштылар.
Октябрь аенда С.Гассар исемендәге мәдәният сарае залында ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсе коллегиясе узды, анда катнаштылар:
– Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Альбина Рафаилевна Шәвәлиева.
– Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитеты ќитәкчесе фазифаларын үтәүче Валерий Сергеевич Чершинцев.
– ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының социаль үсеш идарәсе начальнигы урынбасары Алмаз Рәшитович Хәбибуллин,
– РФ юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе начальнигы урынбасары Юрий Юрьевич Кондуров,
– ТР Дәүләт Советы Аппаратының Хокукый идарәсе социаль закончалык бүлеге баш киңәшчесе Альбина Рафаэльевна Насыриева,
– Россия Федераль Салым службасының ТР буенча идарәсе ќитәкче урынбасары Чулпан Фәритовна Госсамова;
– Татарстан Республикасының 43 муниципаль районы ЗАГС бүлекләре начальниклары һәм Чаллы, Түбән Кама шәһәрләренең ЗАГС идарәсе ќитәкчеләре.
2014 елның 14 октябрендә Менделеевск шәһәре Мәдәният йортында "Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнарының гражданлык хәле актларын теркәү эшчәнлеге турында: 2014 елның 9 ае йомгаклары һәм 2014 елның ахырына кадәрге бурычлар" Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсе коллегиясе утырышы узды.
14 октябрьдә Менделеевск районында ЗАГС хезмәткәрләре Коллегиясе булып узды. Эшлекле сөйләшүләрдән соң, берничә район, шул исәптән Алабуга район ЗАГС бүлеге, Коллегиядә башкаларга татарча өйләнешү тантанасын күрсәтте.
13 нче октябрдә Спас районында “Казанский обвод” истәлек билгесен ачу тантанасы булды.
Бу билгене Болгар шәһәренә керә торган юл буенда эшләгәннәр. Аңа борынгы Болгарга килүчеләр дә игътибар итми калмас. Әлбәттә, аның ни өчен куелуы белән кызыксынырлар. Моңа тулырак җавап табу өчен Бөек Ватан сугышы тарихының кайбер битләренә күз салырга кирәк…
Олылар көннәре декадасы чорында Ютазы районында күп кенә чаралар үткәрелде. Укытучы –ветераннар белән очрашуда район ГХАТ бүлеге мөдире Фаррахова З.М. да катнашты. Түгәрәк чәй өстәле артында килгән кунаклар гаилә мәсәләләре турында сөйләштеләр.