Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Минниханов катнашында Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты каршында эшләүче Экономик Советның күчмә утырышы узды

2014 елның 15 октябре, чәршәмбе

Утырыш муниципаль дәрәҗәдәге икътисади парклар һәм икътисади мәйданчыклар булдыру һәм аларны үстерү мәсьәләләренә багышланган иде. Кунаклар яңа җитештерү линияләрен ачуда катнаштылар. Бүгенге көнгә 16 компания-резидент белән килешү төзелгән. Моңа кадәр өч җитештерү линиясе эшләсә, буген тагын дүртесе ачылды. Р.Н. Минниханов үз чыгышында – “Теләче” икътисади паркы проекты барлык районнар өчен үрнәк булырга тиеш” – дип билгеләп узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International