Коллегия турында

2014 елның 14 октябре, сишәмбе

Октябрь аенда С.Гассар исемендәге мәдәният сарае залында ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсе коллегиясе узды, анда катнаштылар:

– Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Альбина Рафаилевна Шәвәлиева.

– Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитеты ќитәкчесе фазифаларын үтәүче Валерий Сергеевич Чершинцев.

– ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының социаль үсеш идарәсе начальнигы урынбасары Алмаз Рәшитович Хәбибуллин,

– РФ юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе начальнигы урынбасары Юрий Юрьевич Кондуров,

– ТР Дәүләт Советы Аппаратының Хокукый идарәсе социаль закончалык бүлеге баш киңәшчесе Альбина Рафаэльевна Насыриева,

– Россия Федераль Салым службасының ТР буенча идарәсе ќитәкче урынбасары Чулпан Фәритовна Госсамова;

– Татарстан Республикасының 43 муниципаль районы ЗАГС бүлекләре начальниклары һәм Чаллы, Түбән Кама шәһәрләренең ЗАГС идарәсе ќитәкчеләре.

ЗАГС бүлегенең тантаналар залында узган коллегиянең гамәли өлешендә никах теркәү тантаналары күрсәтелде. Чаллы шәһәреннән коллегаларыбыз рус-татар телендә кчмә никах теркәү тантанаасы тәкъдим иттеләр, Түбән Кама – рус телендә традиицион никахлашу тантанаасы, Алабуга муниципаль районы ЗАГС бүлеге татар телендә никахлашу йоласы элементлары, Мамадыш районы ЗАГС бүлеге тантаналы төстә рус халык традицияләре белән таныштырдылар. Менделеевск муниципаль районы ЗАГС бүлеге начальнигы Ф.В.Козыреваның чыгышы коллегиянең гамәли өлешенә үзенчәлекле милли төсмер өстәде, ул үзенең гаиләсе һәм туганнары белән борынгы мари туе йоласын тәкъдим итте.

С.Гассар исемендәге мәдәният сарае солистлары Инна Килеева һәм Клара Галләмованың чыгышлары кљчле алкышларга күмелде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International