Агымдагы елның 13 октябренда Түбән Кама ГХАТ идарәсендә “Яшь гаилә мәктәбе” проекты кысаларында үткәрелә торган “Гаилә тәрбиясе әлифбасы”ның чираттагы дәресе булып узды. ГХАТ идарәсенең тантаналар залына шәһәребезнең ике мәктәбеннән җиденче сыйныф укучылары чакырулы иде. Аларның күбесе өчен никах теркәүдән кала исем алыштыру, үлемне теркәү, документларга төзәтмәләр кертү кебек актларның да ГХАТ идарәсендә башкарылуы зур яңалык булды. Моннан тыш, укучылар Рәсәйдә никахлашу яшен түбәнәйтеп, 14 яшьтән үк никах теркәргә мөмкинлек тудыру турында фикер алыштылар. Баштарак балаларның күбесе әлеге фикерне яклап чыкса, дәрес ахырына таба гаилә озак елларга һәм бик нык уйлап төзелергә тиеш дигән фикер алга сөрелде. Яшь түбәнкамалыларның сорауларына ГХАТ идарәсенең баш белгече Галина Кузнецова җавап бирде.
Әйтергә кирәк, “Гаилә тәрбиясе әлифбасы” проекты укучылар, аларның әти-әниләре һәм педагоглар арасында бик популяр. Яшүсмерләр ГХАТ идарәсенә бик теләп килә һәм алдагы тормышларында, һичшиксез, кирәк булачак белемнәр туплый.