Яшь буынны гаилә тормышына әзерләү

2014 елның 15 октябре, чәршәмбе

Уку елы дәвамында Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлеге белгечләре өлкән сыйныф укучылары белән очрашып  “Яшь буынны гаилә тормышына әзерләү” дигән темага әңгәмә коралар. Очрашуларның максаты – яшьүсмерләрне гаилә һәм никах темасына кагылган законар һәм норматив актлар белән таныштыру, балалар тәрбияләүгә әзерлек, яшь гаиләдә конфликтларны кисәтү. 2014 елның 15 октябрендә ГХАТ бүлеге баш белгече Ландыш Ананьева Зәй шәһәре татар гимназиясе 10 сыйныф укучылары өчен “Гаилә дәресе” үткәрде. Укучылар әңгәмәдә актив катнашып, анкета сорауларына җавап бирделәр, электрон хезмәтләр белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International