ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2014 ел
җомга
Кукмара ГХАТ җитәкчесе Латыпова Зөлфия Таһир кызы алтын юбилей ияләрен өйләренә барып котлады. Берсе Исмәгыйлевлар гаиләсе Васил Исмәгыйл улы һәм Рауза Әхмәт кызы. Хатыны гомер буе итек фабрикасында эшләп лаеклы ялга чыкты, ире Райпищекомбинатта хезмәт куйды. Алар өч кыз үстергәннәр, оныклар тәрбияләргә булышалар. 
          Агымдагы елның 17 октябрь көнендә Түбән Кама шәһәренең беренче номерлы бала тудыру йортында кечкенә Илнурның тууын теркәү тантанасы булып узды. Әлеге сабыйның тууына карата Түбән Кама ГХАТ идарәсендә 3000 номерлы туу турында акт язуы төзелгән. 2014 нче елның өчмеңенче сабые Радик һәм Гөлнара Мөхәммәтгалиевлар гаиләсендә 10 октябрь көнне икенче бала булып дөньяга аваз сала.
2014 елның 16 октябрендә Буа муниципаль районының ГХАТ бүлегендә авыл җирлекләре белгечләре  катнашында эшлекле киңәшмә үтте. Киңәшмәдә Буа районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Хәкимова Г.М. ТР Министрлар Кабинеты ГХАТ Идәрәсенең коллегия утырышының карары белән, 2014 елның  9 ае нәтиҗәләре һәм 2014 елның ахырына кадәрле эш планы белән таныштырды.  Очрашуда шулай ук җирле үзидарә органнарының материаль-техник хәләтен һәм миллекне саклау, үлү очракларының вакытында теркәлүе, электрон архивны кул язмалары белән тәңгәл китерү бурычлары куелды.

2014 елның 16 октябрендә Баулы районында ГХАТ бүлеге һәм авыл җирлекләре башкарма комитетларының специалистларын  “АИС ЗАГС РТ”  программасының яңа версиясенә укыту уздырылды. Укуны “Центр” компаниясе белгече ВАлиев Тимур үткәрде. Укытуларның практик өлешендә яңа программаның эшен камилләштерү буенча тәкъдимнәр кертелде.

2014 елның  15 октябрь көнендә  Пенсион фонды ГХАТ бүлеге белән берлектә тантаналы рәвештә  4 гаиләгә ана сертификаты тапшырды. Яшь әти-әниләргә котлау сүзе белән  башкарма комитетның беренче урын басары Хабибуллин Р.Х.  чыгыш ясады. Гаиләләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды һәм җырлар яңгырады.

16
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

          Татарстан Республикасы урманнарында санитар-экологик  яктан уңайлы мохитне тудыру максатыннан һәм Министрлар Кабинетының 11.04.2014 елдагы № 651-р «Чиста урманнар» акциясенә ярдәм итү турындагы указын үтәү нигезендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсе белгечләре бу акциядә актив катнашты.

          Агымдагы елның 16 октябрь көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре һәм гражданлык хәле актларын теркәү хокукына ия булган авыл җирлеге сәркатипләре ГХАТ Автоматлаштырылган мәгълүмати системасының эшен тәэмин итә торган программа продуктының яңа версиясен үзләштерү буенча укулар узды.
2014 елның 15 октябрендә Яр Чаллы шәһәренең “Энергетик” мәдәният сараенда Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне сертификатларны 91 Чаллы гаиләсе алды.
Агымдагы елның 13 октябрь көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә “Гаилә белеме” электив курсы буенча чираттагы дәрес булып узды. ГХАТ идарәсенең тантаналар залына шәһәребезнең 27 һәм 29 номерлы мәктәпләрнең 10 нчы сыйныф укучылары чакырулы иде. Егетләр һәм кызлар, дәресне алып барган 27 мәктәп педагог-психологы Светлана Гурьянова җитәкчелегендә гаилә темасына синквейн стилендагы шигырьләр иҗат иттеләр, булачак тормыш иптәшләрен ничек күз алдына китерүләрен дусларына җиткерергә теләп, аларның сурәтләрен иҗат иттеләр, педагогның кызыклы сорауларына  бергәләп җавап эзләделәр. ГХАТ  идарәсенең тантаналар залында уздырыла торган әлеге дәресләр югары сыйныф укучыларында зур кызыксыну уята, гаилә кору кебек зур җаваплылык таләп итә торган эшкә керешкәнче ныклап уйларга кирәклеген искәртә.
Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан дәүләт һәм гаилә архивларының материалларын кулланып сугышта ятып калган ватандашларыбызның истәлеген мәңгеләштерү тагын да актуальләшә. Бу нисбәттән яшь кенә килеш кулына корал алып Ватанны сакларга киткән Әхсән Шәриповның “Утлы еллар аша” китабы зур әһәмияткә ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International