Яшь түбәнкамалылар “Гаилә белеме” дәресендә гаилә турында синквейннар төзиләр

2014 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе
Агымдагы елның 13 октябрь көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә “Гаилә белеме” электив курсы буенча чираттагы дәрес булып узды. ГХАТ идарәсенең тантаналар залына шәһәребезнең 27 һәм 29 номерлы мәктәпләрнең 10 нчы сыйныф укучылары чакырулы иде. Егетләр һәм кызлар, дәресне алып барган 27 мәктәп педагог-психологы Светлана Гурьянова җитәкчелегендә гаилә темасына синквейн стилендагы шигырьләр иҗат иттеләр, булачак тормыш иптәшләрен ничек күз алдына китерүләрен дусларына җиткерергә теләп, аларның сурәтләрен иҗат иттеләр, педагогның кызыклы сорауларына  бергәләп җавап эзләделәр. ГХАТ  идарәсенең тантаналар залында уздырыла торган әлеге дәресләр югары сыйныф укучыларында зур кызыксыну уята, гаилә кору кебек зур җаваплылык таләп итә торган эшкә керешкәнче ныклап уйларга кирәклеген искәртә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International