Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан дәүләт һәм гаилә архивларының материалларын кулланып сугышта ятып калган ватандашларыбызның истәлеген мәңгеләштерү тагын да актуальләшә. Бу нисбәттән яшь кенә килеш кулына корал алып Ватанны сакларга киткән Әхсән Шәриповның “Утлы еллар аша” китабы зур әһәмияткә ия. Китапны тәкъдир итү кичәсендә Мөслим районы Башлыгы Рамил Муллин, авторның балачак дуслары, авылдашлары, югары сыйныф укучылары һәм хезмәт коллективлары катнашты. Рамил Хәмзович Әхсән агага, әлеге зур хезмәте өчен зур рәхмәт әйтеп, “Утлы еллар аша” китабы һәр мөслимленең, бигрәк тә яшь буын выкилләренең тормыш китабына әверелсен иде”,- дип теләде. Әхсән Әмирович район Башлыгының Рәхмәт хаты һәм Татарстан Республикасы Ветераннар Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.