Кукмара ГХАТ җитәкчесе Латыпова Зөлфия Таһир кызы алтын юбилей ияләрен өйләренә барып котлады. Берсе Исмәгыйлевлар гаиләсе Васил Исмәгыйл улы һәм Рауза Әхмәт кызы. Хатыны гомер буе итек фабрикасында эшләп лаеклы ялга чыкты, ире Райпищекомбинатта хезмәт куйды. Алар өч кыз үстергәннәр, оныклар тәрбияләргә булышалар. Нина Сергей кызы һәм Василий Михаил улы гаиләсендә 2 кыз туган. Гаилә башлыгы - Василий абый 30 ел итек фабрикасында хезмәт куйган, хатыны район больницасында акушерка булып роддом бүлегендә бәбәйләргә дөньяга килергә булышкан.
Алтын юбилей ияләрен Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе З.Т. Латыйпова котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Юбилярларга ныклы сәламәтлек һәм онык-оныкчыклар янәшәсендә бәхетле тормыш телик. Тормышларының алдагы һәр көне әлеге бәйрәм көнедәй якты, күңелле булсын.