Түбән Кама шәһәрендә өчмеңенче сабый якты дөньяга аваз салды

2014 елның 17 октябре, җомга

          Агымдагы елның 17 октябрь көнендә Түбән Кама шәһәренең беренче номерлы бала тудыру йортында кечкенә Илнурның тууын теркәү тантанасы булып узды. Әлеге сабыйның тууына карата Түбән Кама ГХАТ идарәсендә 3000 номерлы туу турында акт язуы төзелгән. 2014 нче елның өчмеңенче сабые Радик һәм Гөлнара Мөхәммәтгалиевлар гаиләсендә 10 октябрь көнне икенче бала булып дөньяга аваз сала. Радик белән Гөлнараның өлкән уллары Илсур инде күптән мәктәптә укый һәм энесенең тууы аның өчен зур шатлык булды. Түбән Кама ГХАТ идарәсе белгече яшь әти-әнине аларның тормышындагы әлеге зур вакыйга белән котлап, сабыйга зур йомшак аю бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International