Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре махсус укулар узды

2014 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе

          Агымдагы елның 16 октябрь көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре һәм гражданлык хәле актларын теркәү хокукына ия булган авыл җирлеге сәркатипләре ГХАТ Автоматлаштырылган мәгълүмати системасының эшен тәэмин итә торган программа продуктының яңа версиясен үзләштерү буенча укулар узды. Техник ярдәм күрсәтү хезмәтенең инженеры Айдар Гыйниятуллин сүзләренә караганда, хәзер  эшләп килүче программа бүгенге көн ихтыяҗларына җавап бирми. ГХАТ Автоматлаштырылган мәгълүмати системасының яңа варианты исә, җөмһүриятебезнең гражданлык хәле актларын теркәү буенча булган базасын гомумрәсәй ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасына интеграцияләүне тәэмин итәчәк. Әлеге программ продуктының яңа версиясе тест режимында декабрь аенда эшли башлаячак дип көтелә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International