ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

2014 нче елның 23 октябрендә авыл җирлеге секретарьләре белән 3 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә АИС ЗАГС программасының яңа версиясе буенча уку үткәрелде. Яңа версияне Айдар Гиниятуллин аңлатты һәм кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.

      2014 елның  23нче ноябрендә Яр Чаллы шәһәрдә     ГХАТ  идарәсе хезмәткәрләре ел башыннан 7 меңенче баланы теркәделәр. Бу сабый – Дарья Андрей кызы Кротова – Андрей һәм Ирина Кротовлар  гаиләсендә туган икенче кыз бала.

      2014 елның 23 октябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда “Стресска каршы тору” темасына тренинг  узды. Анда төрле конфликтлы ситуацияләр каралды, аларны чишү юллары эзләде. Мондый очрашулар ГХАТ хезмәткәрләре өчен соңгысы булмас дип ышанабыз.


22
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе

2014 елның 22 - 31 нче октябрь аралыгында  Казан (Идел буе) федераль  университет җирлегендә дәүләт гражданлык хәле актларын теркәү буенча федераль вәкаләтләрнең тиешле сыйфатта башкарылуын тәэмин итү максатыннан Татарстан Республикасы ГХАТ органы хезмәткәрләрен «Гражданлык хәле актларын теркәү: закон нигезләре, хәзерге тенденцияләр һәм көнүзәк проблемалар» программасы буенча укыту оештырыла.


21
октябрь, 2014 ел
сишәмбе

2014 елның  август аенда  районыбызның үрнәк гаиләләре бер сәхнәгә җыелып, үзләренең мәхәббәт тарихын, бәхетле гаилә серләрен башкаларга да бәян итте.Алар арасында Оркыя һәм Роберт Мөхәмәтҗановлар гаиләсе дә булырга тиеш иде.  Ләкин, Оркыя апа авырып китү сәбәпле, катнаша алмый калдылар. Һәм менә, Оркыя апа тернәкләнгәч, Яңасала авыл җирлеге җитәкчесе Сафин Айрат Илгизович, Роберт абый белән Оркыя апага район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм бүләкне өйләренә барып тапшырып кайтты.

       21 октябрь көнне  Югары Ослан муниципаль районы  Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе авыл җирлеге сәркатипләре белән җыелыш үткәрде.

Бу көнне клубка авыл тормышында актив кайнап, фидакарь хезмәт итеп, авыл тарихына зур өлеш керткән асыл затлар – авылның йөзек кашлары – өлкән буын вәкилләре чакырылды.  Алар авыр да, шул ук вакытта мактаулы да тормыш  юлы  узганнар. Күбесенең  яшьлекләре Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән. Алар җиңүне якынайту өчен кулларыннан килгәннең барысын да эшләгәннәр, сугыштан соң илне  аякка  бастырганнар. Бу бәйрәм, бүген  чал чәчле  апа-абыйлар, әби-бабайлар көне.

Советлар Союзы герое, Бөек Ватан сугышы ветераны Кузнецов Борис Кирилл улы (1925 елгы) Филатова Әлфия Солтан  кызы (1937) белән законлы рәвештә никахларын теркәделәр. Алар инде 12 ел бергә. Үзләренең өлкән яшьтә булуларына карамастан алар куңелләре белән һаман яшь. Бер-берсенә карата булган җылы мөнэсәбәтләре, ихтирам хисләре безне бик сокландырды.. Безнең яшь парларга алар үрнәк булып тора. Алар үзләренең буш вакытларын бергә кызыклы да, файдалы да итеп уткәрә беләләр. Ә иң яраткан шөгыльләре аларның – балык тоту.

    Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда ай саен укучылар һәм студентлар өчен экскурсия-лекцияләр уза. Алар балаларда гражданлык, патриотик хисләр тәрбиялиләр. 2014 елның 21 октябрь көнне ГХАТ идарәсе хезмәткәре Л.Я.Хәбибуллина  82 нче кадет мәктәбе укучыларына экскурсия-лекция үткәрде.

Агымдагы елның 21 октябрь көнендә Түбән Каманың “Сити-молл” сәүдә  һәм күңел ачу комплексында “Иң яхшы әти” Беренче муниципаль конкурсының финал өлеше булып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International