Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2014 елның 24 октябрендә 4 меңенче пар үзләренең никахларын рәсмиләштерделәр. Бу бәхетле пар – Марина Прощаева һәм Рушан Вәлиев.
Пенсия фонды идарәсе башлыгы И.А.Болъшакова 9 әнигә сертификатлар тапшырды һәм дөрес итеп файдалануларын теләде. ЗАГС бүлеге башлыгы Л.М.Дианова барлык әниләрне сабыйлары тууы белән котлады һәм шулай ук Тәтеш шәһәрендә яшәүче Михаилу Лабутинны беренче улы Виктор туу белән котлап туу турындагы таныклык тапшырды.
Арча районы Утар Аты авылында яшәүче Зәйтүнә апа Исмәгыйлевага туксан яшь тулды. Бу уңайдан аны котлаулар күп булды. Беренче көнне Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Әхтәм Хәкимҗанов белән социаль яклау идарәсе җитәкчесе Илдус Әһлиев, Утар Аты төп мәктәбе укытучылары килсә, икенче көнне балалары, онык һәм оныкчыклары, хезмәттәшләре, авылдашлары һәм бу гаиләне хөрмәт иткән кешеләр җыйналды.
Ел саен беренче кар яугач, Никифорово авыл җирлеге җитәкчеләре авыл халкы өчен бик күңелле «Чәчәк бәйрәме» үткәрә. Бәйрәмдә яз көне игълан ителгән йорт тирәсен чәчәк белән бизәү конкурсына йомгак ясала. Бәйгенең төп максаты - матурлыкка, хезмәткә, табигатькә карата мәхәббәт уяту. Көз ахырында сәркәтип Әлфирә Сәлимова җитәкләгән комиссия тарафыннан җирлекнең иң яхшы чәчәк үстерүчесе билгеләнә.
2014 елның 15 һәм 23 октябрендә Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлегендә октябрь аенда үзләренең алтын һәм бриллиант юбилейларын билгеләп үтүче 28 парны котлау булып узды. Бу вакыйга уңаеннан юбилярларга Казан шәһәре Мэры исеменнән котлау адресы һәм акчалата бүләк тапшырылды.
Әлеге күркәм юбилее белән аны Актаныш муниципаль районы Башлыгы Ф.Камаев котлады.Үзенең бүләкләрен тапшырды. Шулай ук юбилярга Россия Федерациясе Президенты В.Путинның хәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Миннехановның рәхмәт хатын юллады. Сабира апа данлыклы, мәртәбәле гомер юлы үткән . 1 ул, 1 кыз тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә дә ул сугышта хәбәрсез югалган тормыш иптәшен көтеп яши.
Мөхәмәтҗанов Рәсим һәм Александра Потяка гаиләсендә матур бәйрәм – кыз бала дөньяга килде. Аңа Айсель исеме куштылар.
Яңа Кәкерле авылында гомер итеп, хәзерге вакытта Иске Чүпрәледә, балалары тәрбиясендә яшәүче, Мәсуфа әби Җаббаровага шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Аның 6 баласы, 12 оныгы, 12 оныкчыгы бар.