ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Узган якшәмбедә билгеләп үтелгән Әниләр көне бу гаиләләр өчен аерата сөенечле булды. Бәйрәм алдыннан гына аларның нарасыйлары дөньяга аваз салды. Шунысы да үзенчәлекле бит әле: бәйрәм атнасында  бәби тудыру бүлегендә гел кызлар дөньяга килгән.

7
декабрь, 2014 ел
якшәмбе

Шушы елның 14 ноябрендә Кама Аланында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Демьян Павлович Кобяковка 90 яшь тулды.

90 яше тулганны көнне, ветеранны котларга,   җирле үзидарә советы депутаты Татьяна Романова һәм ГХАТ бүлеге белгече Әлфия Хаппанова килгән иде. Алар юбилярны    Кама Аланы башлыгы Александр Павлов  исеменнән   тәбрикләп,  аңа сәламәтлек, озын гомер теләделәр һәм кышкы суыкларда тәнне генә түгел, җанны да җылтырлык җылы юрган  бүләк иттеләр.

Түбән Уратма авылының табигате бик матур булгангадырмы, тау астыннан челтерәп чыккан чишмә суын эчеп үскәнгәдерме, авылда йөзъяшәр әбиләр байтак.Шуларның берсе Малова Екатерина Николаевна. Ул нәкъ 100 ел элек 1914 нче елның 5 нче  декабрендә Түбән Уратма авылында дөньяга килә. Унсигез яшендә шушы авыл егете Малов Никифорга кияүгә чыга. Сугышка кадәр Никифор белән Екатеринаның 3 балалары туа. Ни кызганыч, аларның берсе генә сау-сәламәт булып үсеп җитә. 

6
декабрь, 2014 ел
шимбә

Мамадыш районы ЗАГС бүлеге коллективы сәламәтлеге чикләнгән райондашлары тормышын яхшыртуда үз өлешен кертә.

2012 елның 31 маенда Россия Президенты Владимир Путин илебездә яңа традиция башлап: 90, 95 һәм 100 яше  тулган ветераннарга котлау хатлары җибәрү турында күрсәтмә кабул итте. Президент котлавы юбиляр-ветераннарның туган  көненә туры  китереп тапшырыла.

     50 ел элек – 1964 нче елның 6 декабрендә Фоат Хәсәнҗан улы белән Роза Ибраһим кызы икесе бер карарга килеп гайлә учагын кабызып җибәрәләр. Алар гомер буена бер-берсенә тугры калып, мәхәббәт утын сүндерми яшәргә вәгъдә бирәләр. Үзенең тормыш мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән 50 ел гомер сизелми узып та киткән. Бүген “Казан” гаилә үзәгендә Хәмдиевлар үзләренең алтын юбилейларын билгеләп үттеләр. Бу бәйрәм көнендә алар үткәнгә әйләнеп кайтып, тәүге очрашу, мәхәббәт аңлату, вәгъдәләр бирешү кебек бәхетле мизгелләрне кабат күңелләрендә яңарттылар. Аларның гайлә ныклыгы инде еллар белән сыналган һәм һәркемгә үрнәк булырлык.

Алабуга районыннан гына да 395 кеше Чечен сугышында катнашкан, аларның 13 е офицерлар. Орден һәм медальләр белән 29 алабугалы бүләкләнгән. Өчәү ул сугыштан кайтмады. Традиция буенча бер минут тынлык белән һәлак булганнарга хөрмәт белдерделәр һәм митингта катнашучылар һәйкәл алдына чәчәкләр салды.

Бу көн Болгар шәһәреннән Алсу Фәсхетдинова һәм Буадан Ранис Садыйков өчен аеруча истәлекле булды.


5
декабрь, 2014 ел
җомга

Агымдагы елның 5 нче декабренда Түбән Кама муниципаль районы Кармалы авылының Мәдәният йортында инвалидлар декадасы уңаеннан мөмкинлекләре чикләнгән авыл халкы өчен үзешчән артистлар катнашында концерт узды.  Түбән Кама муниципаль районы җитәкчесе урынбасары Лида Тартмина инвалидларга ярдәм кулын сузарга һәрвакыт әзерлеген белдерде, алар адресына күп кенә җылы сүзләр әйтте. Кармалы, Елантау, Иске Чишмә авылларының артистлары исә, концертка килгән Һәр кунакның да күңелен күрергә теләп, бик күп матур номерлар күрсәттеләр.

Баулы районы  ГХАТ бүлегендә Хабиповлар гаиләсе “алтын” туйларын билгеләп үтте. Бу хөрмәткә һәм ихтирамга лаеклы  гаилә  күпләр өчен үрнәк булып тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International