ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе

    27 гыйнварда Буа муниципаль районының ГХАТ бүлегендә Ана капиталы сертификатлары тапшыру тантанасы булды. Буа районы Пенсия идарәсе фонды җитәкчесенең урынбасары Л.В.Усманова әниләргә сертификатларны тапшырып, аларның куллану тәртибен  аңлатты. Буа муниципаль район башкарма комитетының  ГХАТ бүлеге җитәкчесе  Г.М. Хәкимова бәхетле ата-аналарга сәламәтлек, гаилә иминлеге теләде. Шулай ук тантанада ООО “Камкомбанк”ның вәкилләре дә катнаштылар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Агымдагы елның 29 нчы гыйнварында Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе белгечләре Лихачевлар Валентин Григорьевич белән Валентина Степановнаны алтын туйлары белән котладылар.

1925 елның 20 гыйнварында Мамадыш районы Түбән Кыерлы авылында туып-үсеп, Бөек Ватан сугыш чорында тормышның ачысын-төчесен татып, барлык авыр тармакларда хезмәт куйган тыл ветераны Сөләйманова Камилә Сөләйман кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Яңа Чүриле авылында яшәүче Матяниннар гаиләсе өчен 21 гыйнвар көне аеруча истәлекле. Бу датада  бер гаилә булып яши башласалар, бүген Александр Павлович белән Людмила Васильевна  гаиләләренең 50 елллык юбилеен бәйрәм итәләр.

26
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе
26 гыйнвар көнне Югары Ослан муниципаль  районы Макыл авыл җирлегендә Алексеевлар гаиләсе Павел улы Константин  һәм Александр кызы Любовь 55 ел бергә тигез гомер итүләрен, зөбәрҗәт туйларын һəм Югары Ослан муниципаль районы Вахит авыл җирлегендә Шəммухаметовлар гаиләсе  Шəммухаметов улы Рафик  һәм Багаветдин кызы  Сəгəдəт 60 ел бергә тигез гомер итүләрен,алтын  туйларын билгеләп үттеләр.

      2015 елның 26 гыйнвар көнне Яр Чаллы шәһәренең ГХАТ идарәсендә яңа 2015 елда туган 500 нче сабый теркәлде. Бу, Вилдана исемле кыз бала, Гыйбадуллинар гаиләсендә туды.

Агымдагы елның 26 нчы гыйнварында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә «Гаилә  тәрбиясе әлифбасы» масштаблы муниципаль проекты кысаларында чираттагы очрашу булып узды.

Әтнә муниципаль районы Түбән Шашы авылында яшәүче Галиева Әминә Гыйльман кызына 24 гыйнвар көнне 95 яшь тулды. Шул уңайдан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының социаль эшләр буенча җитәкчесенең урынбасары, Күңгәр авыл җирлеге вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Галиева Әминәнең бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.


25
гыйнвар, 2015 ел
якшәмбе
Кичә зур күләмдә узды. Үтәгән  авылында бүгенге көндә 46 парлашып яшәүче гаилә бар.Шул уңайдан  барлык парлар да аерым чакыру билетлары белән  чакырылды. ЗАГС һәм туй формасында, табын артында сыйланулар белән үрелеп барды.

Ул 25 гыйнвар  - Татьяналар көне. Әлеге дата “Казан” Гаилә үзәгендә дә билгеләп узылды. Татьяна исемле кәләшләр 24 гыйнварда үзләренә тиң ярлар белән никахларын рәсмиләштерделәр. Аларны котлап аларның яшь гаиләләренә бәхет һәм тигез тормыш юлланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International