ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе

14 яше тулган һәрбер граждан үзенең беренче паспортына ия була. Бу көн - яшь буын өчен бик куанычлы һәм жаваплы көн.


28
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе

Тукай районы авыл җирлекләрендә социаль-экономик үсеш нәтиҗәләре буенча отчетлар бара, ГХАТ бүлеге дә авыл җыеннарында актив катнаша. Бүлек хезмәткәрләренә яңа туган баланы ничек теркәү, яшь гаиләләрне социаль яклау хакында еш сораулар яңгырады. Һәрбер сорауга квалификацияле юридик киңәшләр бирелде.

28 гыйнвар көнне  Ютазы районы Урыссу бистәсендә яшәүче ветеран-укытучы Сабирзянова Айсылу Әхмәт кызына  80 яшь тулды.  Ул бу зур гомер бәйрәме көнне бүләкләр, чәчкә букетлары, матур котлау сүзләре кабул итте.

Юбилярны котларга хакимият вәкилләре һәм Алексеевск районы ветеран оешмасы рәисе Ш.К.Мулюков килделәр. Алексеевск район башкарма комитеты рәисе урынбасары Н.П.Чурин Россия Президентының котлавын укыды, истәлекле бүләкләр тапшырды.

28 гыйнвар көнне Үзәк китапханәдә районыбызның мәктәп укучыларына  тантаналы шартларда Россия Федерация гражданы паспорты тапшырылды.

Районның гаилә хәле актларын теркәү бүлеге яшь гаиләләр белән эшләвен дәвам итә. Гаилә ныклыгы, туганнарны берләштерүдә гаилә бәйрәмнәре зур урынны били.   Беренче гаилә бәйрәме яшьләрнен никахларын зурлап расмиләштерү әнә  шундыйлардан.


27
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе

Эш тәртибендә ул Әлмәт муниципаль районы башлыгы Салихов Мәҗит белән очрашты, Әлмәт ГХАТ идарәсе эшчәнлегенең уңай яклары итеп балалар тууының артуы һәм аерылышучыларның кимүен билгеләп үтте. Башка районнар белән чагыштырганда Әлмәт муниципаль районы яшьләре өчен гаилә мөнәсәбәтләре әһәмиятле роль уйный, шуңадыр монда аерылышулар саны кими бара дип ассызыклады Альбина Шавалеева.

2015 елның 27 январенда Алабуга районы Елово авылында Ачинцевлар гаиләсе 25 еллык юбилейларын билгеләп үттеләр.

2015 елның 27 нче гыйнвар – 5 февраль аралыгында  Казан (Идел буе) федераль  университет җирлегендә дәүләт гражданлык хәле актларын теркәү буенча федераль вәкаләтләрнең тиешле сыйфатта башкарылуын тәэмин итү максатыннан Татарстан Республикасы ГХАТ органы хезмәткәрләрен «Гражданлык хәле актларын теркәү: закон нигезләре, хәзерге тенденцияләр һәм көнүзәк проблемалар» программасы буенча укыту оештырыла.

Баулы шәһәрендә яшәүче Хезмәт ветераны  Кәбирә Шәгәли кызы Мардановага 95 яшь тулды. Күп еллар балалар тәрбияләгән, 33 ел авыл укытучысы булып  эшләп лаеклы ялга киткән юбиляр хезмәт уңышлары өчен медальләр һәм грамоталар  белән бүләкләнгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International