ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2015 ел
дүшәмбе

2015 нче елның 14 нче февралендә Питрәчтә Гашыйклар көнендә 3 пар гаилә корып җибәрде.

Яшьләрне гаиләләре туган көн белән котларга бик күп якыннары, туганнары, кунаклар җыелган иде. Барысы исеменнән дә матур теләкләр җиткерелде.

2015 елның 16 февралендə авыл җирлеге башлыклары, сәркатипләре белəн җыелыш үтте. Җыелышта  Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдинов, Югары Ослан районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин, Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов катнашты.

Агымдагы елның Гашыйклар көнендә Түбән Кама ГХАТ идарәсенең Никахлашу йортында яшь парларга йөрәк формасындагы шарлар бүләк иттеләр.
2015 елның 14 февралендә Әлмәт муниципаль районы ГХАТ идарәсендә Гатиннар Рафаэль Илдус улы һәм Рәйсә Фадим кызының тантаналы рәвештә 30 ел бергә гомер итүләре билгеләп үтелде.

15
февраль, 2015 ел
якшәмбе
-Әлеге программа 2007 елда гамәлгә кергәннән соң, сертификат суммасы, ел саен индексацияләүне исәпкә алып, 453026 сумга кадәр үсте. Һәм инде бүгенгесе көндә әлеге сертификат 1100 анага бирелде, - дип белдерде Пенсия фондының райондагы бүлеге начальнигы Ильмир Измайлов.
Халыкара Гашыйклар көне  Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә зурлап үткәрелде. Ул көнне барлыгы 8 пар дәүләт каршында үз никахларын теркәделәр.

2015 нче елның 14 нче февралендә Сарманда Гашыйклар көнендә Салават һәм Регина Солтановлар гаилә корып җибәрде.

Азнакай муниципаль районында 2015 елның 14 февраль көнен дә 4 бәхетле пар никахын рәсмиләштерде. Бу бәйрәм көнендә планлаштырган Сафиуллинар,Миннехановлар һәм Калимуллинар гаиләсе алдан ук әзерләнеп, Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталы аша гариза тутырган иде инде.

Мондый романтик көнне Казан шәһәренең гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең Киров районы бүлегендә үзләренең никахларын егерме тугыз пар теркәде. 

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсенең Никахлашу йортында эшләп килүче “Мәхәббәт моңы” фотокүргәзмәсе яңартылды. Фотоларның авторы – өметле, яшь фотограф Эдуард Бош.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International