ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2015 ел
чәршәмбе

2015 елның 14 февралендә Балык Бистәсендә бер пар язылышты. Илшат һәм Гөлия законлы рәвештә никахларын теркәү өчен Изге Вәли көнен сайладылар. Шундый шатлыклы һэм җаваплы көнне аларны котларга туганнары, дуслары җыелыштылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе – Миләүшә Зарипова, яшь гаиләгә иң изге теләкләр теләп истәлекле бүләкләр тапшырды.

2015 елның 18 февраленда Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге бинасында үсеп килүче буынга 14 яшь тулу һәм Ватанны яклаучылар көне бәйрәме уңаеннан Рәсәй Федерациясе гражданы паспортын тапшыру тантанасы үткәрелде.

Укучылар кияү һәм кәләш бүлмәсен карадылар, гариза үрнәкләре белән таныштылар, гаилә чараларына багышланган альбомны зур кызыксыну белән карадылар. Никахларны теркәү залында ЗАГС бүлеге  җитәкчесе укучыларга ЗАГС системасының тарихы турында сөйләде,  норматив документлар һәм  ЗАГС тарафыннан күрсәтелә торган электрон хезмәтләр белән таныштырды, аларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.

Мамадыш районы Түбән Ушма авылында гомер итүче Зөлфәт Габдуллин Гашыйклар көненә иң зур бүләк отты. Нәкъ 14 нче февраль көнне тормыш иптәше Миләүшә тәүге улларын алып кайтты.
Гашыйклар көнендә Ганиевлар гаиләсендә икеләтә истәлекле бәйрәм үткәрелә. Гатин Артур белән Ганиева Гөлназның никахлашу көннәре булса, каләшнең әти-әнисе Габделахат Хәбир улы белән Резидә Рәхимҗан кызының быел бергә гомер итүләренә 35 ел.

17
февраль, 2015 ел
сишәмбе

2015 елның 17 февраль көнне ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре 46 нче мәктәпнең 5 нчы  сыйныф укучылар өчен экскурсия-лекция үткәрделәр.

Гашыйклар көне быел җомга көнгә туры килде. Бу көнне Алабугада 17 пар өйләнеште. Гашыйклар көне романтик хисләр белән бәйләнгәнгәдерме, өйләнешүче яшьләрнең бер-берләренә бигрәк тә игътибарлы, җылы, ягымлы булулары күзгә бәрелә иде.

Гашыйклар көнендә 21 пар никахларын теркәп үзләренең мәхәббәтләренә һәм мөнәсәбәтләренә тугры булырга вәгъдә бирделәр. ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре дә романтик мохит тудырырга тырыштылар, бәйрәм атрибутлары һәм символикаларына аеруча игътибар  бирелде.
Тукай муниципаль районында гашыйклар көненә багышланган бәйрәм уздырылды. Районның барлык яшь парлары Новый поселогының шугалагына җыелдылар. Хисләренең ныклыгын парлар тимераякка басып тикшерделәр. Ярышта катнашучылар күп төрле сынаулар узды.

2015 елның 16нчы февралендә Яр Чаллы шәһәрдә ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре ел башыннан 1 меңенче баланы теркәделәр. Бу сабый – Денис Юрий улы Паймухин – 13 февраль көнендә 2-нче шәһәр кастаханәсендә дөнья күрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International