ЯҢАЛЫКЛАР


23
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
Әтнә муниципаль районы Түбән Бәрәскә авылында яшәүче Сәләхова Әминә Зариф кызына 23 февраль көнне 90 яшь тулды. Сәләхова Әминәнең ире Бөек Ватан сугышында катнашкан. 8 бала үстергәннәр.

2015 елның 20 февралендә Чистай Никахлашу йортынында  аеруча күңелле тантана булып узды. Әлеге тантаналы чараның төп сәбәпчеләре исә Россиянең нәни гражданнары - Аистовлар, Гальцовлар, Казаковлар һәм Шаяздановлар гаиләләрендә туган икенче һәм өченче сабыйлар булды.

2015 нче елның 23 нче февралендә Арча муниципаль районы Урта Курса авыл җирлегендә яшәүче сугыш чоры балаларына, Бөек Җиңү язын якынайтуда тылда батырлыклар күрсәткән ветераннарга “1941–1945нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы” юбилей медальләрен тапшыру тантанасы булды. 

Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чарада районның 10 Бөек Ватан сугышы ветераннары юбилей медальләре белән бүләкләнде. Җиңүнең 70-еллыгына багышланган бүләкләрне район башлыгы Равиль Кузюров тапшырды, шунда ук 100гә якын сугышчы-әфганчы да РФ Саклану министрлыгының медальләре бүләкләренә лаек булды.

21 һәм 23 февраль көннәрендә Саба районы Лесхоз бистәсендә оешма-предприятиеләр бюджет учреждениеләре физкультура коллективлары арасында чаңгы ярышлары үткәрелде.  Стартка 400 дән артык  чаңгычы басты. Җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды һәм алар акчалата бүләкләнделәр.


22
февраль, 2015 ел
якшәмбе

2015 нче елның 20 февралендә Алексеевск районында “Ел хатын-кызы” бәйгесенең зона конкурсы булып узды. Бәйгедә 8 районнан 29 номинант чыгыш ясады. Жюри бәйгегә йомгак ясады һәм катнашучыларга киләчәк тормышларында уңышлар теләде.

Шушы олы хис Һәркемне яңа тормыш бусагасына алып килә. Гомәровлар гаиләсе дә моның ачык мисалы булып тора. Яшьлек дәрте ташып торган Рөстәм белән Рамилә дә 1973 елның көзендә танышалар.
Түбән Кама районы Сухрау авыл җирлегенең Сименеево авылында гомер кичерүче Асия Хәбибрахман кызы Исламова шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итте.

21
февраль, 2015 ел
шимбә
19 февраль көне  Югары Ослан муниципаль  районы Яр буе Моркваш авыл җирлегендә  Филиповлар  гаиләсе  Михаил улы  Геннадий  һәм  Андрей  кызы Аннаның  50 ел бергә тигез гомер итүләрен,алтын туйларын билгеләп үттеләр.

20 нче февраль Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә танатаналы рәвештә  ана (гаилә) капиталына сертификатлар һәм районыбызның кечкенә гражданнарына туу турында таныклыклар тапшыру оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International