Арча муниципаль районы Урта Курса авыл җирлегендә “1941–1945нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы” юбилей медальләрен тапшыру

2015 елның 23 феврале, дүшәмбе

2015 нче елның 23 нче февралендә Арча муниципаль районы Урта Курса авыл җирлегендә яшәүче сугыш чоры балаларына, Бөек Җиңү язын якынайтуда тылда батырлыклар күрсәткән ветераннарга “1941–1945нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы” юбилей медальләрен тапшыру тантанасы булды. 

Җирлек башлыгы Вафина Р.Р. һәм “Курса МТС”ы җитәкчесе Гыйлаҗетдинов Р.Г. ветераннарны якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрикләп, сәламәтлек, озын, бәрәкәтле гомер, шатлык-куанычлар һәм аяз, тыныч күк йөзе теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International