Әминә Сәләховага – 90 яшь

2015 елның 23 феврале, дүшәмбе

Әтнә муниципаль районы Түбән Бәрәскә авылында яшәүче Сәләхова Әминә Зариф кызына 23 февраль көнне 90 яшь тулды. Сәләхова Әминәнең ире Бөек Ватан сугышында катнашкан. 8 бала үстергәннәр. Хәзерге көндә Сәләхова Әминә улы, килене, оныклары белән яши. Шул уңайдан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының социаль эшләр буенча җитәкчесенең урынбасары, Түбән Бәрәскә авыл җирлеге вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Сәләхова Әминәнең бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International