Чистай Никахлашу йортында ана капиталы сертификатларын тантаналы тапшыру

2015 елның 23 феврале, дүшәмбе

2015 елның 20 февралендә Чистай Никахлашу йортынында  аеруча күңелле тантана булып узды. Әлеге тантаналы чараның төп сәбәпчеләре исә Россиянең нәни гражданнары - Аистовлар, Гальцовлар, Казаковлар һәм Шаяздановлар гаиләләрендә туган икенче һәм өченче сабыйлар булды.

ЗАГС бүлеге начальнигы В. Н. Белова- Реутина бәхетле әти- әниләрне  зур шатлыклары белән тәбрик итте. Россия шундый нык, тату гаиләләре булганда гына көчле, һәр гаиләдә тынычлык, иминлек булсын, һәрбер йортта шат бала авазлары яңгырап торсын дигән изге теләкләрен дә җиткерде ул.

Ана (гаилә) капиталы сертификатларын Пенсия фонды начальнигы Н. А. Сергеева тапшырды. Бәхетле әти- әниләрнең хезмәттәшләренең дә әлеге бәйрәмдә катнашулары, бүләкләр тапшырулары исә тантанага янә бер шатлык өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International