ЯҢАЛЫКЛАР


28
июнь, 2015 ел
якшәмбе

28 июнь көнне Бөгелмә шәһәренең балалар паркында Бөтенроссия Яшьләр көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәмгә 2 меңнән артык кеше килде. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шһәре мэры Линар Закиров яшьләрне шәхсән үзе котлады һәм районның 9 иң яхшы студентына исемле стипендияләр тапшырды.


27
июнь, 2015 ел
шимбә

Татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе шәһәрдә дә, районның барлык авыл җирлекләрендә дә гөрләп узды. Бу бәйрәмдә 20 меңләп кеше катнашты.

Аның нигезе  - мәхәббәт. Лаеш районы Татар Янтыгы авылында яшәүче,  алтын туйларын билгеләп үтүче Насыровлар гаиләсе hәм бриллиант туйларын билгеләп үтүче Габдуллиннар гаиләсе шушы хисне хәзергәчә саклаганнар.

Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләренең тырышлыгы белән Язылышу сараеның мәйданында матур чәчәк бәйләменнән торган пар балдаклар һәм йөрәк клумбалары барлыкка килде.

27 июнь көнне Бөгелмә шәһәрендә “Аек ишегалды” акциясе узды.

“Яшьләр-иң актив, яңалыкларга тиз ияләшүчеләр, яңа белемнәрне дөрес кулланучылар. Сез безнең районыбызның киләчәге”, - дигән сүзләр белән район аппарат җитәкчесе ачып җибәргән бәйрәм район яшьләре әзерләгән концерт, уеннар белән кичкә кадәр дәвам итте.


26
июнь, 2015 ел
җомга

1987 елда ООН Генераль Ассамблеяся һәр елны 26 июньдә Халыкара наркотик матдәләр куллану һәм аларның законсыз әйләнеше белән көрәшү көнен билгеләп үтүне кертеп җибәрде.

2015 елның 26 июнендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә бердәм түләүсез юридик ярдәм көне уздырылды. Бүлек белгечләренә гражданнардан гаилә хәле актларын теркәү буенча күп сораулар килде.
2015 елның 26 нче июнендә Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Рәис Идрис улы һәм Люция Мансур кызы Идрисовларның гаилә бәйрәмнәре булып узы. “Пар күгәрченнәр” бергә гомер итүләренең 50 еллык юбилейларын билгеләп үттеләр.

25 июнь көне Идел буе районы ГХАТ бүлегендә булачак ир белән хатынның психолог белән  очрашуы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International