ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2015 ел
якшәмбе

1 августта Бөгелмә шәһәрендә 7-нче Халыкара Хатын-кыз матурлыгы Флешмобы уздырылды. Бу хәрәкәт икенче тапкыр уздырылды һәм анда катнашучалар икеләтә күп иде. Чәчәкләр һәм  шарлар тотып, Үзәк мәйданга чыккан матур киемнәрдәге  чибәрләр  үзләре һәм яхшы кәефләре  белән  шәһәр урамнарын ямъләделәр. Күп кенә әниләр балалары белән килеп, үсеп килүче буынга матур урнәк күрсәтте.


1
август, 2015 ел
шимбә

Мамадыш районы ГХАТ бүлеге  каршында эшләп килүче “Яшь гаилә” клубының 2015 нче елның  1 нче августында  чираттагы җыелышы узды. Тиздән гаилә корырга ниятләүче яшь парлар ГХАТ бүлегенең баш специалисты белән әңгәмә кордылар, кызыксындырган барлык сорауларга җавап эзләделәр.


31
июль, 2015 ел
җомга
 30 июльдә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Дуслык көне билгеләп үтелде. Яңа өйләнешүчеләргә, никахларын тантаналы төстә теркәрү алдыннан, кечкенә сюрприз тәкъдим ителде. 

Балага Даниил исеме бирелде. Сабый Казан шәһәренең бала тудыру йортында доньяга килгән. Даниил гаиләдә икенче бала. Баланың әти-әнисе, мондый саннар буллу юкка түгел дип саныйлар һәм сабыйны матур киләчәк көтә дип өметләнәләр.

2015 нче елның 31 июлендә Менделеевск ЗАГС бүлегендә  бу елның 100 нче пары язылышты. Яшь кияү, Галимов Дамир Нәфис улын, һәм яшь кәләш ,  Минхәйдәрова Алсу Альберт кызын, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Фаина Козырева чын күңелдән истәлекле көн белән котлады.  Ул яшь  парга чын мәхәббәт, бер-берсен хөрмәт итеп, ышаныч белдереп һәм  бер- берсенең кадерен белеп бәхетле озын гомер кичерүләрен теләде.

30
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 14 яше тулган  16 яшүсмергә  тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды.  Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары  И.И. Хөснуллина, ГХАТ бүлеге специалисты А.Р. Ахметова, УФМС бүлеге хезмәткәре И.М.Исмагилова һәр баланы җылы котлап паспортлар тапшырдылар.  Чарада  яшүсмерләрнең әти-әниләре, әби-бабайлары да катнашты.

Әгерҗе ГХАТ булеге оргкомитет активы белән бу бәйрәмне оештыруда катнашты. Бәйрәмдә Башкарма комитеты җитәкчесе – Макаров Валерий Владимир улы җиңүчеләргә буләкләр тапшырды. Нәни балаларга баллы сюрприз эләштеләр. Әти әниләр узләре дә коляскаларын да матур итеп тематик буенча бизәгәннәр.

Татарстан Республикасы Президентының вазыйфаларын вакытлыча  башкаручы  Рөстәм Минниханов агымдагы елның 29 июленда  Түбән Кама районы Макаровка авыл җирлегенең  Югары Уратма авылында  Күнфункцияле үзәк ачу  тантанасында  кантанашты.
    29 июль көнне гоммумирайон планеркасында Мамадыш районы җитәкчесе Анатолий Иванов, үзенең 50 яшьлеге туу белән Яке авыл җирлеге сәркатибен Шәһивәлиева Миннәрия Киям кызын котлады.

29
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Агымдагы  елның 29 нчы   июленда Түбән Кама ГХАТ идарәсендә бергә тормыш корып яши башлауларының 40 еллык рубин туйларын Җәләевлар гаиләсе  билгеләп үтте. Җәмилә ханым белән Альберт әфәнде   Түбән Кама районы Кызыл Чапчак  авылында  очрашып  таныша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International