1 августта Бөгелмә шәһәрендә 7-нче Халыкара Хатын-кыз матурлыгы Флешмобы уздырылды. Бу хәрәкәт икенче тапкыр уздырылды һәм анда катнашучалар икеләтә күп иде. Чәчәкләр һәм шарлар тотып, Үзәк мәйданга чыккан матур киемнәрдәге чибәрләр үзләре һәм яхшы кәефләре белән шәһәр урамнарын ямъләделәр. Күп кенә әниләр балалары белән килеп, үсеп килүче буынга матур урнәк күрсәтте.
Әлеге чарада ДЦП белән авыручы кечкенә Наилгә тренажер алырга хәйрия акциясе уздырылды. Бу көнне кулдан ясалган матур аксессуарларга бушлай фотосессия үткәрелде. Көн явымлы булуга карамастан, флешмоб якты эмоцияләр, күтәренке кәеф бүләк итте.