30 июльдә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Дуслык көне билгеләп үтелде. Яңа өйләнешүчеләргә, никахларын тантаналы төстә теркәрү алдыннан, кечкенә сюрприз тәкъдим ителде. Бүлек хезмәткәрләре стендлар әзерләде һәм килгән кунакларга төсле маркерлар тараттылар. Кунаклар стендларга яңа өйләнешүче яшьләргә үзләренең дустанә теләкләрен яздылар. Язылган теләкләр матур пакетларда истәлек өчен яшьләргә тапшырылды. Бу матур позитив көн барсына да яхшы кәеф бүләк итте.