Татарстан Республикасы Президентының вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Минниханов агымдагы елның 29 июленда Түбән Кама районы Макаровка авыл җирлегенең Югары Уратма авылында Күнфункцияле үзәк ачу тантанасында кантанашты. Әлеге үзәктә 12 түгәрәк, авыл китапханәсе урнашкан. Моннан тыш биредә никах теркәү, исем кушу тантаналары, гаилә бәйрәмнәре дә үткәрелер дип планлаштырыла. Авыл Медәният йортының коллективы кунакларны уен-көлке белән бик җылы каршы алды. Үз чиратында Түбән Кама районы Башлыгы Айдар Метшин Татарстан җитәкчелегенә авыл халкының мәнфагатьләрен кайгыртканы өчен рәхмәтләрен җиткерде.