Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә Җәләевлар гаиләсенең рубин туйларын билгеләп үттеләр

2015 елның 29 июле, чәршәмбе

Агымдагы  елның 29 нчы   июленда Түбән Кама ГХАТ идарәсендә бергә тормыш корып яши башлауларының 40 еллык рубин туйларын Җәләевлар гаиләсе  билгеләп үтте. Җәмилә ханым белән Альберт әфәнде   Түбән Кама районы Кызыл Чапчак  авылында  очрашып  таныша. Танышуларына  өч өй дигәндә алар өйләнешеп тә куя.  Җәләевлар бер кыз тәрбияләп үстерәләр.  Бүгенге көндә Җәмилә ханым белән Альберт әфәнде   өч оныкларының уңышларына  сөенеп яшиләр. Җәләевларны рубин туйлары  белән 23 нче микрорайон территориаль үзидарә советының рәисе  Наталья  Шайхиева да  котлады. Җәмилә ханым белән Альберт әфәнде   Җәләевларның  исемнәре  Түбән Кама  шәһәре   ГХАТ идарәсенең Мактау  китабына  кертелде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International