ЯҢАЛЫКЛАР


30
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
    29 июль көнне гоммумирайон планеркасында Мамадыш районы җитәкчесе Анатолий Иванов, үзенең 50 яшьлеге туу белән Яке авыл җирлеге сәркатибен Шәһивәлиева Миннәрия Киям кызын котлады.

29
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Агымдагы  елның 29 нчы   июленда Түбән Кама ГХАТ идарәсендә бергә тормыш корып яши башлауларының 40 еллык рубин туйларын Җәләевлар гаиләсе  билгеләп үтте. Җәмилә ханым белән Альберт әфәнде   Түбән Кама районы Кызыл Чапчак  авылында  очрашып  таныша.

ГХАТ бүлеге бинасында әлеге төрдәге танатаналы чараларны үткәрү күркәм гадәткә әйләнеп бара. Кеше тормышында күп чорлар: туу, гаилә хәлен үзгәртү, гаиләгә кагылышлы документларны алу – барысы да ГХАТ бүлеге белән турыдан-туры бәйләнгән. Шулай ук мондый чараларны үткәрүдә яшүсмерләрнең  аңанда “Рәсәй гражданины” аңлатмасының дәрәҗәсен күтәрү, актив гражданлык юнәлешләрен, ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләүгә аерым игътибар бирелә.

Тормышының бу мөһим вакыйгасы белән аны Биектау муниципаль  районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин котлады. Үз гомерендә илдә һәм районда булган барлык үзгәрешләрне күргән, Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан  соңгы елларның авырлыгын татыган бу әбекәйгә Рөстәм Галиулла улы чын йөрәктән рәхмәт  белдерде, Россия Президенты  котлавын, истәлекле  бүләк һәм чәчәк букеты тапшырды.

28
июль, 2015 ел
сишәмбе

      2015 нче елның 28 июлендә Мамадыш шәһәренең мәдәният йортында, беренче сыйныф укучылары тантаналы рәвештә, эчендә канцелярия кирәк-яраклары булган портфельләр белән бүләкләнделәр. Бу чара Республика күләмендә оештырылган “Мәктәпкә жыенырга булыш“ дип исемләнгән хәйрия акциясе багышлап уздырылды.

28 июль көнне Әтнә муниципаль районы Күлле Киме авылында яшәүче Шәмсиева Луиза Әһли кызына 80 яшь тулды. Луиза апа 57 ел стажлы педагог, Күлле Киме урта мәктәбендә укыткан. Хәзерге вакытта Сибгат Хәким исемендәге музейны җитәкли. 1960 елдан бирле матбугат белән элемтәсен өзми, газета укучыларын укып туймаслык язмалар белән сөендерә. Иптәше Мансур абый белән Күлле Киме авылында яшиләр, оныклар һәм оныкчыкларны тәрбияләүдә катнашалар. Шәмсиева Луиза апаны райондагы барлык кеше хөрмәт итә.

2015 елның 28 июль көне Югары Ослан районы үзәк хастаханәсенең туу бүлегендә яңа туган Татьяна Кольцова язылып чыгуы аның бәхетле ата-аналарына туу турында таныклык һәм истәлекле бүләкләр тапшырылуы белән узды.


27
июль, 2015 ел
дүшәмбе

2015 елның 27 июлендә Мөслим муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетының атналык җыелышында ГХАТ бүлеге җитәкчесе Я.Ш. Магалимова 2015 елның беренче ярты яллыгына нәтиҗәләр белән таныштырды. Ул районда аерылышучыларның саны үлүчеләр һәм аерылышучыларның саны кимүен ассызыклап үтте.

Баулы шәһәрендә яшәүче Шарифуллинар гаиләсе "зөбәрҗәт туйларын" билгеләп үтте. Камил абый һәм Рәсимә апа илле биш ел бергә,уртак тормыш юлын бер-берсенә таяныч, ышаныч  булып, бер-берсен саклап, хөрмәт итеп үтәләр.
26 июльдә Сураханы поселогында Гейдар Алиев исемендәге паркта татар халкының милли бәйрәме - Сабан туе узды. Чараның мөхтәрәм кунаклары - Әзербайҗан Республикасында Россия Федерациясе Илчелеге Киңәшчесе - Олег Мурашев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе Башлыгы - Альбина Шәвәлиева, Сурахан районы Башкарма хакимияте Башлыгы Урынбасары - Севиндж Гусейнова, Әзербәйҗан Республикасында Казахстан Республикасының Илчелеге Консулы - Магсад Нурмагамбетов, Әзербайҗан Республикасында Россия Федерациясе Илчелегенең мәдәният Киңәшчесе - Сергей Клюшев, Әзербайҗан Республикасының икътисад һәм сәнәгать Министры Киңәшчесе  Масим Мамедов һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International