2015 нче елның 31 июлендә Менделеевск ЗАГС бүлегендә бу елның 100 нче пары язылышты. Яшь кияү, Галимов Дамир Нәфис улын, һәм яшь кәләш , Минхәйдәрова Алсу Альберт кызын, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Фаина Козырева чын күңелдән истәлекле көн белән котлады. Ул яшь парга чын мәхәббәт, бер-берсен хөрмәт итеп, ышаныч белдереп һәм бер- берсенең кадерен белеп бәхетле озын гомер кичерүләрен теләде. Яшь гаиләне шулай ук “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең җирле региональ бүлеге җитәкчесе К. Смирнова да котлады һәм “Россиядә яшәүче һәр гаилә ныклы булса- Россия үзе дә нык булыр”, -дип, аларның ныклы гаилә төзүләрен теләде.