Ринат Җәудәт улы 25 ел тимер юлында Әгерҗе Локомотив депосында эшләде, Альфира Мансур кызы 20 ел балалар бакчасында. Алар матур 3 бала үстерделәр, хәзер алар бәхетле әби, бабай.
Әтнә муниципаль районы Төрекләр авылында яшәүче Зарипова Мөршидә Зариф кызына 13 ноябрь көнне 90 яшь тулды.
Бу тур Татарстан Республикасы туризмы дәүләт комитеты булышлыгы белән оештырылды.
Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлегенең никах теркәү залында яшь әниләргә ана капиталына сертификатлар тапшырылды. Тагын 12 райондашыбыз капитал сертификатына ия булды.
Азнакай ЗАГС бүлегендә “Пар канатлар” клубының чираттагы утырышенда 30 яшь һәм аннан өлкәнрәк ялгызларны ничек узара таныштырып гаилә кору мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм итәргә дигән сорауларга җавап эзләдек.Төрле чаралар үткәрү буенча эш планы төзелде.
Ирле – хатынлы Идрисов Ирек Әхмәтҗан улы һәм Антонина Сергей кызы менә инде 50 ел кулга – кул бирешеп тормыш буенча бергә атлыйлар. Алар гаиләләрен 1965 елның 13 ноябрь көне корып җибәргәннәр. Идрисовларның гаиләләрендә уртак узган еллары – чын байлык. Алар бер – берсен яраткан һәм хөрмәт иткән, очраган борчуларга һәм мәшәкатьләргә карамыйча, үз мәхәббәтләрен һәм тугрылыкларын бүгенге көнгә кадәр саклаган, чынлап та алтын кешеләр.
Киров ЗАГС ремонтка ябылу сәбәпле юбиләрлар Казан гаилә үзәгенә чакырылдылар.
Бу көнне 5 гаилә сертификат алу бәхетенә иреште.
2015 нче елның 11 ноябрь көнендә Түбән Кама ГХАТ идарәсендә исем кушу тантанасы узды.
Зур һәм тату Косачлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга – уллары Тимофей туды. Бу гаиләдә инде 4 малай һәм 2 кыз тәрбияләнә. Косачлар гаиләсе Азино микрорайонында зур һәм матур фатирда яшиләр.