Әтнә муниципаль районы Төрекләр авылында яшәүче Зарипова Мөршидә Зариф кызына 13 ноябрь көнне 90 яшь тулды. Лаеклы ялга чыкканчы ул колхозда эшләгән. Зарипова Мөршидә алты бала үстергән. Хәзерге көндә 12 онык һәм 12 оныкчык үстерүдә катнаша. Шул уңайдан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының җитәкчесенең урынбасары, Комыргуҗа авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Мөршидә Зарипованың бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.