ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Казан шәһәренә бару кыссаларында тәҗрибә белән алышыну максатыннан дәүләт актларын теркәү ярдәмен күрсәтү буенча ЗАГС идарәсенә Мәскәү өлкәсенең төп гражданлык хәле актларын теркәү идарәсеннән делегация килде (Мередианная ур., 4).


15
ноябрь, 2015 ел
якшәмбе

Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм Район Башлыгының истәлек бүләге тапшырылды.


14
ноябрь, 2015 ел
шимбә

13 апрель 2015года Лениногорск шәһәрендә Никахлашу Сараенда ТР "Бердәм Россия" партиясенең бүлекчәсендә Дәүләт советы депутаты Ринат Шәфигуллин гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте.

Бэйрәмдә район Советы депутаты Н.И.Попкова, миграөия бүлеге җитәкчесе Г.М.Юрева, “Единая Россия” җирле бүлекчә җитәкчесе З.А.Бикбовалар катнашты. 


13
ноябрь, 2015 ел
җомга

Максаты яңа информацион технологияләрне Татарстан Республикасы ЗАГСларында куллану булып тора. Мәскәү өлкәсенең администрацияне информацион ресурс һәм программалы тәэмин итү булегенең Большаков Андрей Вячеслав  улы Казан шәһәренең Идел буе ЗАГСын карап чыкты. Шунда ул информацион система «WEB-АИС ЗАГС» белән танышып чыкты.

 “Казан” гаилә үзәгендә паспорт тапшыру тантанасы узды. Бу көнне 14 яше тулган 9 яшүсмер Россия Федерациясенең тулы хокуклы гражданнары булдылар.  Яшь буын вәкилләре  мөстәкыйльлеккә беренче адымнарын ясадылар. Паспорт алу зур һәм дулкынландыргыч вакыйга. Кулларына мөһим документ - паспорт алган яшьләр максатларына ирешеп, җәмгыятебезнең лаеклы гражданнары булырлар дип ышанабыз.

 

2015 елның 13 ноябрендә ИТ-парк территориясендә ТР МК ГХАТ Идарәсе башлыгы Альбина Рафаилевна Шәвәлиева, Мәскәү өлкәсе администрациясенең мәгълүмати ресурслар һәм программалы тәэмин итү бүлеге мөдире Андрей Вячеславович Большаков, Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы вәкилләре, "Татарстан Республикасы мәгълүмати технологияләр үзәге" вәкилләре һәм web-АИС ЗАГС программасын эшләүче "ЦЕНТР" компанияләр төркеме хезмәткәрләре катнашында очрашу узды.

Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 470 сабый теркәлде: 226 малай һәм 244 кыз. Иң кечкенә бала 720, ә иң зуры – 4 910 грамм.  Иң яшь анага – 18, иң өлкән анага 44 яшь.

13 ноябрь көнне, Лениногорск шәһәренең ГХАТ бүлеге бинасында урнашкан  “Бердәм Россия” иҗтимагый кабул итү бүлегендә “Бердәм Россия” партиясе Председателенең Региональ иҗтимагый кабул итү җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты, социаль политика Комитеты председателе урынбасары Татьяна Воропаева катнашында кабул итү алып барылды.

Сугыш елларында утны-суны кичкэн ветеран Боек Жинунен 70 еллыгын куру белэн узен бик бэхетле саный. Мансур аганы тэбриклэргэ район житэкчелеге, жирле узидарэ башлыгы, Саба районы военкомы хэм туганнары килгэн иде. Алар узлэренен матур телэклэрен житкерделэр хэм истэлекле булэклэр тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International