“Казан” гаилә үзәгендә паспорт тапшыру тантанасы узды. Бу көнне 14 яше тулган 9 яшүсмер Россия Федерациясенең тулы хокуклы гражданнары булдылар. Яшь буын вәкилләре мөстәкыйльлеккә беренче адымнарын ясадылар. Паспорт алу зур һәм дулкынландыргыч вакыйга. Кулларына мөһим документ - паспорт алган яшьләр максатларына ирешеп, җәмгыятебезнең лаеклы гражданнары булырлар дип ышанабыз.